Әгәр сезнең стажыгыз күп булса, билгеләнгән яшькә кадәр ике ел алдан пенсиягә чыгарга мөмкин
*Хатын-кызлар өчен бу 37 яшь, ирләр өчен-42 яшь. Пенсияне вакытыннан алда билгеләү өчен стажга иминият кертемнәре түләнгән эш чорлары кертелә.
Бала карау чоры, эшсезлек буенча пособие, 80 яшьтән өлкәнрәк кешене, 1 төркем инвалидны һәм инвалид баланы карау чоры һәм башкалар бу стажга керми.
Армиядә чакыру буенча хезмәт итү календарь буенча исәпләнә, ә МХО да катнашу – икеләтә күләмдә.
Пенсия алу өчен минималь иминият стажы-15 ел
Пенсия коэффициентларының таләп ителә торган саны (ИПК) – 30 балл
Үз стажыңны дәүләт хезмәтләрендә, КФҮ тә яки Россия Социаль фондының ТР буенча бүлегенең клиент хезмәтләрендә тикшереп була.