Татарстанлылар хәзер заказлы хатларны һәм зур булмаган посылкаларны абонент әрҗәсенә ала алачак

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Почта бүлекчәләрендәге абонент тартмасын кулланучылар хәзер үз ячейкаларына заказлы хат, открытка, бандероль, зур булмаган посылка һәм трек-номерлы вак пакетлар ала алачак.

 

Элегрәк абонент тартмасына заказлы җибәрү турында хәбәр, гади почта һәм матбугат кына килә иде. Хәзер ячейкага заказлы хат, бандероль һәм    күзәтелә торган посылканы   барлык арендаторлар да ала алачак.

 

Почта кулланучыга килгән юллама турында хәбәр итәчәк, ә клиент аны ничек алу уңайлырак икәнен үзе сайлаячак – оператордан яки абонент тартмасында алыргамы.

 

Сервисны шәхси кабинетта яки почтаның мобиль кушымтасында тоташтырырга мөмкин. Җибәрү абонент бүлегенә килгән дигән хәбәр email яки SMS буенча киләчәк.

 

«Сезгә җибәрү килгәнлеге турында алдан хәбәр алгач, заказлы хатны, бандерольне һәм зур булмаган посылканы хәзер абонемент ячейкасыннан бер минут эчендә алырга мөмкин.  Традицион почта хезмәтендә клиент юлын гадиләштерү халыкка һәм бизнеска вакытны һәм көчне экономияләргә ярдәм итә», - дип билгеләде Россия Почтасының продукт һәм сервислар үсеше буенча директоры Антон Нечаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International