Инспекциягә шәхсән мөрәҗәгать итмичә генә, салым турында туган сорауларны ничек хәл итәргә

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

Россия Федераль салым хезмәте сайтында 70тән артык онлайн-сервис салым буенча күпчелек мәсьәләне онлайн хәл итәргә мөмкинлек бирә. Әйтик, шәхси кабинет линейкасы ярдәмендә декларация тутырырга һәм җибәрергә, салым түләргә, сорау бирергә һәм консультация алырга мөмкин. Монда ук камераль тикшерү статусын, үз мөлкәтеңнең исемлеген күзәтергә һәм ташлама булса гариза җибәрергә мөмкин. Портал шулай ук үз бизнесыңны теркәргә, кассаны исәпкә куярга һәм эшмәкәргә кирәк булган башка бик күп нәрсәне теркәргә мөмкинлек бирә.

Салым түләүчеләр иң популяр салым хезмәтләрен шулай ук күпфункцияле үзәкләрдә дә алырга мөмкин.
Мөмкинлегегез булса, инспекциягә шәхсән мөрәҗәгать итәргә мөмкин, шул исәптән уңайлы вакытта махсус онлайн-сервис ярдәмендә алдан язылып та. Инспекциянең операция залының эш графигы:

- дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 9.00 дән 18.00 гә кадәр;

- җомга: 9.00 дән 16.45 кә кадәр;

- шимбә, якшәмбе-ял көннәре.

Мәгълүмат кампанияләре чорында гражданнарга уңайлы булсын өчен инспекциянең эш режимы сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 20.00 сәгатькә кадәр озайтыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International