2025 ел башыннан республикада яшәүче 5280 кеше Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегеннән шифаханә-курорт дәвалануына юллама алды.
Мондый ярдәм алуга хокуклы:
- инвалидлар;
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
-сугыш хәрәкәтләре ветераннары;
«Блокададагы Ленинградта яшәүче», «Камалыштагы Севастопольдә яшәүче», «Камалыштагы Сталинградта яшәүче» билгеләре белән бүләкләнгән гражданнар;
- һәлак булган (вафат булган) сугыш инвалидының гаилә әгъзалары;
- Чернобыль АЭСындагы һәлакәт, шулай ук Семипалатинск полигонындагы атом-төш сынаулары нәтиҗәсендә радиация йогынтысына дучар булган граждан һәм аларга тиңләштерелгән граждан категорияләре;
- махсус хәрби операциядә катнашучылар.
«Медицина күрсәткечләре булганда, путевка ,санаторий-курорт дәвалану өлешендә социаль хезмәт җыелмасын саклап калган ,ташламага ия категория гражданнарга бирелә. Бу очракта гражданинга юллама белән бер үк вакытта дәвалану урынына бушлай бару һәм кайту өчен махсус талон яисә исемле юллама бирелә. Моннан тыш, I төркем инвалид гражданны һәм инвалид баланы озатып йөрүче дә дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен акча түләми», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Путевка алу өчен 070/у белешмәсе өчен медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә һәм дәүләт хезмәте порталында, Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә , яки якындагы КФҮтә путевка алу һәм юл чыгымнарын каплау буенча гариза бирергә кирәк. Шулай ук, гаризаны почта ашада җибәреп була .
Сорауларыгыз булса, сез һәрвакыт Социаль фондның Татарстан Республикасы буенча бүлегеннән консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1.
Шулай ук актуаль яңалыклар белән сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтактеда, Одноклассникида һәм Telegram да таныша аласыз.