Мәдәни казанышлар

2025 елның 17 июне, сишәмбе

Аксубайда рус фольклорының «Троицкие хороводы» бәйрәме узды. Ялкын авылы мәдәният йортының «Камские зори» вокаль ансамбле бәйрәмдә катнашып диплом белән бүләкләнде.  
Чара кысаысында шулай ук «Разноцветные потешки» балалар фольклор коллективы фестивале дә узды. Красный Баран авылы мәдәният йортының «Айбагар» балалар фольклор коллективы фестивальдә 2 урынны яулады.

Родники авылы мәдәният йортының «Садовый умарь» фольклор коллективы безнең районны бүген Тәтеш районында уза торган «Валда шинясь» республика мордва мәдәнияте бәйрәмендә тәкъдим итте.
Чара кысаларында бүләкләр тапшырылды. Родники авылы мәдәният йорты директоры Валентина Москвичевага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде.

Казанда «Казачий круг» ачык казак җырлары конкурс-фестиваленең Гала-концерты узды. 
Алексеевск районыннан Ялкын авылы мәдәният йортының «Закамская засека» вокаль казак ансамбле чыгыш ясады. 
Коллектив конкурс-фестивальнең II дәрәҗә дипломанты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International