Илдар Гомәров крестьян-фермер хуҗалыгында бар куәткә кыяр җыялар. Мәйданы 750 кв. м булган теплицада көнгә 130 килограммнан артык продукция җыела.
6 айлык сезонда 25 тоннадан артык уңыш җыеп алыначак!
Илдә агросәнәгать комплексын үстерү белән «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» дәүләт проекты да шөгыльләнә. Аның ярдәмендә авыл хуҗалыгында, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендә яңа Россия техникасы барлыкка килә.