Ачык тәрәзәләр афәткә китерергә мөмкин!

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Җылы көннәрдә халык еш кына тәрәзәләрне ачык калдыра. Табигате белән кызыксынучан һәм наян кечкенә балалар өчен бу куркыныч булырга мөмкин! 

📍 Тәрәзәләрне һәм балкон ишекләрен ачык калдырма. 
📍Өске форточкалардан яисә вертикаль җилләтү режимыннан файдалан. 
📍Тәрәзә янында бала тәрәзә төбенә менәрлек мебель һәм башка әйберләр булырга тиеш түгел. 
📍 Тәрәзәләрдә рәшәткә яки махсус йозаклар (блокиратор, чикләгеч, чылбыр) куллан. 
📍 Кечкенә баланы ачык тәрәзә янында кулыңда тотып торма. 
Берәр кызыклы нәрсә күреп, бала алга ыргылырга мөмкин. 
📍Исеңдә тот, чебен-черки челтәре егылудан саклану өчен каралмаган. Ул хәтта кечкенә баланың гәүдәсендә тотып тора алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International