Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлеге мцмкинлеге чикле 500 кешегә ОСАГО бәясен компенсацияләде

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Ел башыннан алып Татарстан Республикасы буенча  РСФ бүлеге  медицина күрсәткече буенча транспорт чарасын кулланучы 500 гражданга ОСАГО полисы бәясеннән компенсация түләде.

 

Мәҗбүри автоиминиятләштерү полисы бәясенең 50%  ын кайтару хокукына инвалид граждан, шул исәптән автомобильнең реабилитацияләү яки абилитацияләү программасы (ИПРА) нигезендә кирәк булган инвалид бала ия.

 

Түләү елга бер тапкыр  гражданның үзен яки аның законлы вәкилен кертеп, өчтән артык машина йөртүче күрсәтелмәгән бер ОСАГО полисы нигезендә бирелә.

 

Әгәр мәҗбүри иминият килешүе төзегәндә иминиятләштерүченең яки транспорт чарасы милекчесенең СНИЛС турында белешмәсе тапшырылган булса, Компенсация гаризасыз РФ Социаль фондының төбәк бүлегенә керә торган федераль мәгълүмат системаларыннан алынган мәгълүматлар нигезендә билгеләнә. Түләү билгеләнгән көннән алып 3 эш көне эчендә гражданга хәбәрнамә җибәрелә.

 

Әгәр ул мондый хәбәрнамәне алмаган икән, ОСАГО полисы бәясен компенсацияләү турында гаризаны полисның гамәлдә булу вакыты дәвамында: дәүләт хезмәте порталында, яшәү урыны буенча РСФ ның Татарстан бүлегенең клиент хезмәтендә яки КФҮдә бирергә мөмкин. Акча РСФ ның Татарстан Республикасы буенча бүлеге чыгымны каплау турында карар кабул иткән вакыттан алып 5 эш көне эчендә түләнә.

 

Әгәр сезнең сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт Бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз— 8 800 100 0001 (төбәк линиясенең эш режимы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр — 08:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне — 08:00 дән 15:45 кә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International