«Рисуй, Казань!»: Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлеге өлкәннәрне һәм балаларны бушлай рәсем дәресләренә чакыра

2025 елның 27 мае, сишәмбе

Халыкара балаларны яклау көнендә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге «Рисуй, Казань!» олыларны һәм балаларны якшәмбе ачык һавада рәсем ясау дәресләренә чакыра. Иң бәләкәй катнашучылар өчен җәй буе балалар көннәре каралган.

 «Бу матур җәйге проект ТР буенча РСФ бүлеге инициативасы белән бишенче ел гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә республиканың 3 меңгә якын кешесе һәм кунаклары өчен 200дән артык дәрес үткәрелде. Ачык һавада дәресләр - азарт кына түгел, ә профессиональ педагоглар җитәкчелегендә башкарыла торган иҗади очыш та. Кояшлы һава   һәм Казан пейзажының матурлыгы моңа ярдәм итә», - дип билгеләп үтте РСФ ның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Катнашучылар рәсем сәнгатенең төрле техникаларын үзләштерә, карандаш белән тигез штрих ясый, төсләрне дөрес сайлый, акварель һәм акрил буяулар белән рәсем ясый алачак. Дәрес өчен материал урында бирелә, үзең белән бары тик теләк һәм илһам гына алырга кирәк!

Бик мөһим! Дәрескә алдан сайтта язылырга кирәк https://risuykazan.ru/. язылу чарага бер атна кала ачыла. Ниндидер яңа һәм гүзәл нәрсәгә бөтенләй бушка өйрәнү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

 

Яңа җәйгә төсләр өстик-рәсем яса, Казан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International