Татарстанда яшәүче 10 меңнән артык үзмәшгуль кеше үзләренең булачак пенсиясен формалаштыруга ирекле взнос җибәрә

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

Татарстанда яшәүче 10 меңнән артык үзмәшгуль кеше үзенең булачак пенсиясен формалаштыруга ирекле взнос җибәрә

 

Үзмәшгуль гражданнар һөнәри керемгә салым гына түли. Ләкин алар пенсиясен, Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлегенә иминият кертемен түләп, мөстәкыйль рәвештә формалаштыра ала. Хәзерге вакытта 10 370 үзмәшгуль граждан мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокук мөнәсәбәтенә керде һәм иминият кертемен түли.

Кертемне түләүче буларак теркәлү өчен, Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлегенә гариза җибәрергә кирәк:

- дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша,

- «Минем салым»мобиль кушымтасы аша,

-почта аша,

- РСФ төбәк бүлегенең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп.

2025 елда «Һөнәри керемгә салым» махсус режимын кулланучы үзмәшгуль өчен иминият кертеменең минималь күләме 59 241,60 сум тәшкил итә. Бу сумма бер ел иминият стажына һәм 0,975 индивидуаль пенсия коэффициентына тиң. Әгәр түләнгән сумма беркетелгән күләмнән кимрәк булса, иминият стажына түләнгән иминият кертеменә пропорциональ рәвештә билгеләнә торган чор кертелә. Ирекле кертемнең максималь күләме 473 932,80 сум тәшкил итә, бу 7,799 ИПК га туры килә. Түләүне бөтен сумма белән берьюлы күчерергә яки ай саен өлешләп җибәрергә мөмкин. Моны агымдагы календарь елның 31 декабренә кадәр эшләргә кирәк.

«Ирекле кертем нәтиҗәсендә алынган пенсия коэффициенты һәм стаж киләсе елның 1 мартына кадәр шәхси счетта теркәлә. Кертемне исәпкә алу автомат рәвештә башкарыла, шуңа күрә түләүне раслаучы документныРСФ ның Татарстан Республикасы буенча бүлегенә тапшыру таләп ителми», - дип төгәлләштерде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Әгәр сезнең сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт Бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз— 8 800 100 0001 (төбәк линиясенең эш режимы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр — 08:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне — 08:00 дән 15:45 кә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны шулай ук РСФ сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International