«Элита» хореография коллективының иҗат эшчәнлегенә 25 ел тулуга багышланган юбилей концертында МХО геройларына ярдәм йөзеннән 75 мең сум акча җыелган
«Элитага » - 25! ТР атказанган мәдәният хезмәткәре ,алыштыргысыз җитәкче Елена Секалинаның үрнәк эстрада-хореография коллективы республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурс һәм фестивальләр сәхнәләрен яулый. Юбилейны бәйрәм концерты белән билгеләп үттеләр, анда укучылар үзләренең иң яхшы номерларын күрсәттеләр.
Шул ук көнне «Золотая молодость»коллективы да үзенең беренче бию юбилеен билгеләп үтте.