Аксубайда «Нечкәбил - 2025 » ХХ республика матурлык, ана һәм гаилә конкурсының сайлап алу турының зона этабы узды, анда республиканың җиде районыннан: Алексеевск, Чирмешән, Лениногорск, Баулы, Ютазы, Бөгелмә һәм Аксубайдан конкурсантлар катнашты.
Һәр катнашучы жюрига үз гаиләсе, аның тарихы һәм гореф-гадәтләре турында видеоролик тәкъдим итте.
Алексеевск районыннан Анисимовлар Венера һәм Владимир, шулай ук Егоровлар Анна һәм Валерий гаиләсе чыгыш ясады.
Красный Баран авылыннан Анисимовлар-мәдәният хезмәткәрләре, ике кыз тәрбиялиләр. Ә Чуваш Майнасы авылыннан Егоровлар гаиләсе күп балалы, аларда өч кыздан тыш җиде тәрбиягә алынган бала тәрбияләнә.
Бу гаиләләр бәйгенең ярымфиналында район данын яклаячак!