Алексеевск районы Җиңүнең 80 еллыгын спектакль һәм фотокүргәзмә белән билгеләп үтте. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Алексеевск мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы авырлыгын кичергән хатын-кыз һәм балалар язмышына багышланган «Люся» спектакле күрсәтелде. «Радужная фантазия» үрнәк театрның яшь артистлары башкаруында куелган тамаша сугыш сынауларын үз җилкәсендә кичергән буынның батырлыгы һәм ныклыгы турында тамашачының исенә төшереп, беркемне дә битараф калдырмады.
Шул ук көнне Алексеевск районы башлыгы Сергей Анатольевич Демидов ярдәме белән, Башкарма комитет җитәкчесе Олег Николаевич Леденцов һәм яшьләр эшләре, спорт, туризм һәм балигъ булмаганнарны профилактикалау бүлеге җитәкчесе Рифкат Бариевич Сөләйманов катнашуында «Геройның әнисе һәм хатыны» дигән патриотик фотопроект ачылды.
Бу проект-әниләргә, хатыннарга, апаларга һәм кызларга хөрмәт күрсәтү, алар бүген, 80 ел элек кебек үк, якыннарының махсус хәрби операция зонасыннан кайтуын көтәләр. «Без хәтерләгәндә-геройлар безнең йөрәкләрдә яши»