Игенчеләр бүләк алды

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

Район башлыгы Сергей Демидов язгы кыр эшенең барышы белән танышты.  

Ул механизаторлар эшли торган кырларда булды, авыл хуҗалыгының беренче алдынгы хезмәткәрләренә бүләк тапшырды. Атна саен бүләкләү традициясе авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы вәкилен билгеләп үтәргә мөмкинлек бирә. Бу юлы алар Владимир Кирьянов — «Алга»ҖЧҖ. Бер атнада ул 750 гектарда бөртекле культура чәчкән; Михаил Кузьмин — «Алексеевское» ХП-500 гектар чәчкән.

Атна йомгаклары буенча иң яхшылар исеменә Фәргать Садыйков — «Родина» колхозы — 1205 гектар; Петр Бойков — «Алексеевское» ХП — 1000 гектар һәм Виктор Козлов — «ВостокЗернопродукт» ЯАҖ — 847 гектар.  Тантана эш шартында, техника шау-шуы һәм яңа чәчелгән җирдә узды. Алар авыл хуҗалыгы эшендә яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Сергей Демидов алдынгыларга үз эшләренә бирелгәнлеге һәм югары профессионализмы өчен рәхмәт белдерде, аграр сектор үсешенә керткән өлешнең әһәмиятен аерым билгеләп үтте. Ул шулай ук төбәкнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә төп роль уйнаучы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм белгечләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтү кирәклегенә басым ясады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчү кампаниясен уңышлы дәвам итә. Оператив белешмәгә караганда, сабан, техник һәм азык культураларын чәчү актив алып барыла. Планлаштырылган эш күләменең 30% тан артыграгы чәчелгән инде.

Язгы уңай һава шартында игенчеләр чәчү эшен оптималь срокта төгәлләргә тырышып, кыр эшләре темпын тизләтә.

Белгечләрнең алдан бәяләүенә караганда, агымдагы темп сакланып калса, барлык кирәкле чараны билгеләнгән сроктан шактый иртәрәк төгәлләргә мөмкин, бу агымдагы сезон уңышының сыйфатына уңай йогынты ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International