5 ел эчендә социаль Фондның Татарстан бүлеге проактив режимда ана капиталына 120 меңнән артык сертификат бирде
2020 елдан РСФ ның Татарстан Республикасы буенча бүлеге ана капиталына сертификатны проактив рәвештә, ягъни фондка шәхси мөрәҗәгатьсез рәсмиләштерә. Бүгенге көндә Татарстанда 120 459 электрон сертификат рәсмиләштерелгән инде.
Проактив форматтагы иң беренче ана сертификаты 2020 елның апрелендә рәсмиләштерелгән. Беренче электрон сертификатка Лениногорск шәһәреннән яшь гаилә ия булды. Лилия һәм Ленар Багаувлар аны 2020 елның мартында беренче бала-кызлары Амелия туу сәбәпле алды.
«Бу бик уңайлы сервис. Бала туу белән без бөтенләй яңа чынбарлыкка эләктек, һәм әлбәттә инде, ана капиталына сертификат рәсмиләштерү турында уйламадык та. 10 көннән соң дәүләт сертификаты минем шәхси кабинетыма электрон рәвештә килгәч, ничек гаҗәпләнгәнне белсәгез», - ди Лилия Багаува.
Ана капиталына сертификат балага туу турында таныклык алганнан соң рәсмиләштерелә. Ана капиталына хокук бирә торган баланың тууы турындагы белешмә автомат режимда Россия Социаль фондына гражданлык хәле актларын рәсмиләштерүнең дәүләт реестрыннан керә, белгеч тарафыннан эшкәртелә һәм СФР сайтында яисә дәүләт хезмәте порталында ата-ананың шәхси кабинетына җибәрелә. Кагыйдә буларак, аны әни ала. Иң мөһиме, аның бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) расланган хисап язмасы булуы.
«Әгәр туу турындагы таныклык инде кулда икән, ә дәүләт хезмәтендәге сертификат һаман да килмәгән икән — берничә көн көтегез, мәгълүматны эшкәртү өчен бераз вакыт кирәк. Тәрбиягә бала алучы балалы гаилә өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элеккеге гариза бирү тәртибе саклана, чөнки уллыкка алу турында белешмәне тәрбиягә бала алучы ата-ана гына тапшыра ала. Моның өчен Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлегенең теләсә кайсы клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип аңлатты ТР буенча РСФ бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Кирәк булганда сертификатның цифрлы версиясен бастырып чыгарырга яки компьютерда сакларга мөмкин. Сертификатның гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән.
Ана капиталы суммасы сертификатта аны рәсмиләштерү датасына күрсәтелә, шул ук вакытта капитал күләме (яки аның калган өлеше) ел саен 1 февральдән индексацияләнә. Документны алмаштыру таләп ителми: арттыру автомат рәвештә бара, ә капиталның яңа суммасы (яки аның калдыгы) турында мәгълүматны дәүләт хезмәте порталында алырга мөмкин. Өземтә онлайн төзелә һәм ата-ананың шәхси кабинетына җибәрелә.
Әгәр сезнең сорауыгыз калса, сез һәрвакыт Бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз— 8 800 100 0001 шалтырату бушлай.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәте турында барлык мәгълүматны РСФ сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда:ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.