Безнең укучылар «Эко-яз 2025»конкурсында актив катнашалар
Алексеевскиның 2 нче мәктәбендә «Кәгазьгә — икенче тормыш » акциясе узды. Укучылар, әйләнә-тирә мохитне саклау өчен калдыкларны эшкәртүнең мөһимлеген аңлап, иске газета-журналларны һәм катыргы тартмаларны энтузиазм белән алып килделәр. Ата-аналар бу инициативаны хупладылар һәм балаларга җыелган макулатураны мәктәпкә илтергә булыштылар.
Акция табигатьне саклауга үз өлешен кертергә генә түгел, ә сыйныф коллективын тупларга, балаларны җаваплылыкка һәм ресурсларга сакчыл карарга өйрәтергә мөмкинлек бирде.
#экологическийдвухмесячник