Бер һөнәр-бер гомер

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

Хезмәт ветераны, Татарстан АССРның атказанган азык-төлек тармагы хезмәткәре, гомере ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм һөнәргә тугрылык үрнәге булган Мария Михайловна Логинова 30 мартта үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Мария Михайловна 1935 елда Краснодар краеның Советская станицасында туган. Аның балачагы авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән: ачлык, салкын, землянкаларда яшәү. Аның җилкәсендә өч энесен кайгырту,тәрбияләү яткан, ә мәктәпкә ул фронттан яралы әтисе кайткач кына, 9 яшендә   барган.

1957 елда, Вознесенск май-сыр техникумын тәмамлагач, яшь белгеч юллама белән Татарстан АССР-Алексеевск сөт-консерв комбинатына килә. Шулай итеп аның 42 ел дәвам иткән хезмәт юлы башлана.

Башта-лаборант, аннары технолог, бактериолог, цех башлыгы, ә 1980 елдан — җитештерү лабораториясенең алыштыргысыз җитәкчесе һәм сыйфат буенча директор урынбасары. Сезонга комбинат аша һәркөнне 300 тоннадан артык сөт үткән. Бу гаять зур җаваплылык таләп иткән, ләкин коллективның бердәм эше нәтиҗәсендә барлык бурычлар да үтәлгән.

— "Шулай да миңа дус, җаваплы коллективта эшләү бәхете елмайды, - дип искә ала Мария Михайловна. - Бу сөт кабул итүчеләр дә, лаборантлар да, аппаратчылар да, механиклар да …Мин барыгызга да рәхмәтлемен. Монда мин үз бәхетемне, үз йортымны таптым. Монда минем гаиләм туды, улларым үсеп җитте. Минем бөтен гомерем шушында үтте."

Гаҗәп, әмма Мария Михайловнаның гомере буена хезмәт кенәгәсендә бер генә язма — Алексеевск сөт-консерв комбинаты. Аның хезмәтенә "Татарстан АССРның атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре" исеме бирелә, әле ул күп еллар предприятиенең партия бюросы секретаре була.

Бүген Мария Михайловнаны яраткан туганнары, хезмәттәшләре һәм рәхмәтле өйрәнчекләре уратып алган. Аның тормышы-ул шәхси батырлык тарихы гына түгел, ул үз иле белән бергә узган тулы бер чор тарихы да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International