Беренче гектарлар чәчелгән инде

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

Алексеевск районында беренчеләрдән булып арпа чәчү башланды.

 

Район игенчеләре язгы кыр эшләренең актив өлешенә күчтеләр. 8 апрельгә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнгән инде.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре сабан культураларын тырмалауга һәм чәчүгә керештеләр. Узган атна ахырында «Алга» ҖЧҖ механизаторлары кырларга беренчеләрдән булып чыктылар, арпа чәчүгә керештеләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел эшләр гадәттәгедән күпкә иртәрәк башланды. Иртә яз аркасында авыл хуҗалыгы кампаниясе алдагы сезонга караганда ике атнага иртәрәк старт алды. Чагыштыру өчен: 2024 елда чәчүгә апрельнең икенче яртысында гына керештеләр.

Механизатор Владимир Кирьянов сөйләвенчә, алар чәчүне оптималь агротехник срокларда башкарып чыгарга өлгерү өчен ике сменада эшлиләр. Алар һәркөнне 140 гектарга якын чәчәләр. Быел авыл хуҗалыгы предприятиесе 5 мең гектардан артык арпа чәчүне планлаштыра. Узган көннәрдә алар тарафыннан 400 гектарга якын чәчелгән, бу әлеге культура өчен планлаштырылган гомуми мәйданның якынча 8%   тәшкил итә. Игенчеләрнең планнарына яңгырлар да комачаулады, бу эш барышын акрынайтты.

Параллель рәвештә районның башка хуҗалыклары да агротехник эшләр – дым каплау белән шөгыльләнәләр. Бу-туфракны тырмалауны яисә дымны саклау максатыннан аны тирән культивацияләмәүне күздә тоткан операция. Мәсәлән, Батдалов крестьян-фермер хуҗалыгында кырларда 5 берәмлек техника эшли.

Дым каплау (тырмалау)буенча лидерлар:

"Алга" ҖЧҖ – 100% (План 2 941 га).

"Родина" колхозы – 100% (План 1951 га).

"Элита" ҖЧҖ – 95% (план буенча 845 гектардан 800 га).

Район кырларында барлыгы 92 берәмлек техника эшли.

Чәчү-авылда елының җаваплы этабы, һәм Алексеевск районы аграрийлары аны вакытында һәм сыйфатлы итеп уздыру өчен бар көчләрен куялар.

"Булган һава шартлары район хуҗалыкларына кыр эшләрен тиз темпларда алып барырга мөмкинлек бирә. Бигрәк тә кайбер предприятиеләрнең дым каплауда эшләрнең шактый өлешен башкаруы сөендерә. Агымдагы динамиканы саклап, район язгы чәчүне билгеләнгән агротехник срокларда уңышлы башкарып чыгар дип ышанам", – дип аңлатма бирде Алексеевск районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Юрий Тюкарев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International