«Профессионалитет» федераль проекты кластерлары студентлары «Киләчәк һөнәрләре»фотографияләр конкурсында катнаша ала. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Узган елгы конкурста җиңүчеләр арасында - «Түбән Кама индустриаль техникумы»ДАҺБУ.
Конкурсның максаты: эшче һөнәрләрнең һәм белгечлекләрнең абруен күтәрү, шулай ук «Профессионалитет» федераль проектын «Яшьләр һәм балалар»милли проектын популярлаштыру.
Фотоэшләр икътисадның төп тармакларында бәяләнәчәк: җиңел сәнәгать, тимер юл транспорты, авыл хуҗалыгы, металлургия, химия тармагы, машина төзелеше, тау чыгару тармагы, атом тармагы, фармацевтика тармагы, транспорт тармагы, төзелеш тармагы, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм коммуникация технологияләре, урман сәнәгате, мәгълүмат технологияләре. ягулык-энергетика комплексы, радиоэлектроника, педагогика, туризм һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе, сәнгать һәм креатив индустрия, хокук саклау өлкәсе һәм идарә, электрон сәнәгать, клиник һәм профилактик медицина, электротехника сәнәгате, робот техникасы индустриясе.
Конкурска 3 жанрда башкарылган фотоэшләрне тәкъдим итәргә була: индустриаль фотография, портрет һәм репортаж.
Һәр номинациядә экспертлар 1 җиңүчене сайлап алачак, ул яшь белгечне, белем бирү процессын һәм «Профессионалитет»инфраструктурасын аеруча ачык, креатив һәм заманча тәкъдим итәчәк.
Гаризалар 20 апрельгә кадәр кабул ителә. Конкурсның техник таләпләре һәм шартлары белән конкурсның рәсми битендә танышырга була: https://экспертум.рф/contest/professionalitet2025 .
«Киләчәк һөнәрләре» конкурсында җиңүчеләрне 2025 елның 30 маенда игълан итәчәкләр. Аларның эшләре федераль массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар сериясендә кулланылачак, ә кадрдагы студентлар «Профессионалитет»йөзләре булачак. Җиңүче кластерлар оештыручыдан Рәхмәт хатлары алачак.