28 меңнән артык медицина хезмәткәре РСФ ның Татарстан Республикасы буенча бүлегеннән махсус социаль түләү ала

2025 елның 25 марты, сишәмбе

28 меңнән артык медицина хезмәткәре ай саен махсус социаль түләү рәвешендә финанс ярдәме ала. Ел башыннан РСФ төбәк бүлеге медицина хезмәткәрләренә 8,6 млн. сумнан артык акча күчергән.   

Махсус социаль түләү сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, район үзәк, район һәм участок хастаханәләре медикларына, шулай ук станцияләр һәм ашыгыч ярдәм бүлекчәләре хезмәткәрләренә каралган. Медицина хезмәткәрләренең категориясенә һәм медицина оешмасының төренә карап, түләү күләме 4,5 меңнән 50 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Түләүләр сәламәтлек саклау учреждениесе документлар тапшырганнан соң автомат рәвештә исәпләнә.  Һәр ай йомгаклары буенча медицина учреждениеләре түләү хокукы булган хезмәткәрләрнең электрон реестрын төзи. Хезмәткәр турындагы белешмәләр белән бергә анда билгеләнә торган түләү суммасы һәм ул исәпләнгән белешмәләр күрсәтелгән. Календарь ай өчен түләү хезмәткәрнең хезмәт шартнамәсендә билгеләнгән хезмәт функцияләрен үтәвеннән, шулай ук тиешле айда кушып эшләнгән сәгатьләрдән чыгып билгеләнә. Медицина учреждениеләреннән мәгълүмат алган көннән алып җиде эш көне эчендә РСФ ның Татарстан Республикасы буенча бүлеге медицина хезмәткәрләренең счетларына акча күчерә. Махсус социаль түләү турында хәбәрнамә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка килә.

«Түләү штатлы вазыйфалар биләүче, шул исәптән бала карау буенча ялда булган һәм тулы булмаган эш вакыты шартларында эшләүче медицина хезмәткәрләренә каралган. Вакантлы вазыйфага беренче тапкыр килүчеләр дә түләү ала ала. Махсус социаль түләүләр уртача хезмәт хакы исәбенә керми, керемгә салым салынмый һәм башкару кәгазьләре буенча тотылырга тиеш түгел», — дип билгеләде РСФ ның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Әгәр сезнең сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт Бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз— 8 800 100 0001 (төбәк линиясенең эш режимы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр — 08:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне — 08:00 дән 15:45 кә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).

 

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International