Бүген чаңгы базасында МХО герое Алексей Булыгин истәлегенә ачык ярышлар узды. Алексейны барысы да эш сөючән, намуслы, ачык егет һәм чаңгы ярышларын яратучы буларак беләләр иде.
Аның истәлеген массакүләм йөгерү белән хөрмәтләделәр. Турнирны ел саен уздырачакбыз. Катнашучыларның барысына да рәхмәт!