Анна Тимофеевна Гунинага тантаналы рәвештә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» истәлекле медале тапшырылды
Анна Тимофеевна - Сталинград сугышында катнашкан.
Бөек Ватан сугышы һәр совет семьясына кагылды, һәм Анна Тимофеевнаның семьясы да искәрмә булмады. Аның әтисе Тимофей Федорович, хатыны Евдокияне һәм җиде баласын калдырып, фронтка китә. Анна Чистай педагогия училищесын тәмамлап, сугыш алдыннан бер ел совхозда эшләргә өлгерә.
1942 елда ул Чабаксарда телеграфистка булырга өйрәнә һәм кече сержант дәрәҗәсендә Сталинград фронтына җибәрелә. Фронтта ул үзенең мәхәббәтен-Николайны очрата, әмма сугыш аларның планнарын җимерә. Анна Кенигсбергта җиңү турындагы хәбәрне каршы ала.
Гунина Анна Тимофеевна — Ватан сугышы ордены, «Сугышчан казанышлар өчен» һәм «Сталинград оборонасы өчен»медальләре белән бүләкләнгән чын героиня.
Хәзер якташыбыз оныгы белән мәхәббәт һәм кайгырту белән яши.
Анна Тимофеевнага Алексеевск районының Мактаулы гражданины исеме бирелде.
Сезнең батырлыгыгыз өчен баш иябез!