2025 ел башыннан Татарстан халкы электрон сертификатлар ярдәмендә 2,5 меңнән артык техник реабилитация чарасы сатып алган

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

2025 ел башыннан электрон сертификатлар ярдәмендә Татарстан халкы 2 595 техник тернәкләндерү чарасы сатып алган.  Әлеге максатларга РСФ ның Татарстан Республикасы буенча бүлеге 62 миллион сумнан артык акча җибәрде.

  «Электрон сертификат-ул гражданнарга реабилитацияләү һәм абилитацияләү программасында (ИПРА) тәкъдим ителгән реабилитацияләүнең кирәкле техник чараларын яки протез-протопедик эшләнмәләрне сатып алырга мөмкинлек бирә торган түләү инструменты. Сертификат банк картасы кебек эшли: товар өчен түләү гадәти сәүдә нокталарында да, онлайн-кибетләрдә дә бик тиз башкарыла», — дип аңлатты РСФ ның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Бүген сертификатлар ярдәмендә заказ буенча эшләнгән индивидуаль эшләнмәләрне дә кертеп, 300дән артык төрле тернәкләндерү чараларын сатып алырга мөмкин.

Сертификатны инвалидлар, җитештерүдә зыян күргән яки һөнәри авыру алган гражданнар рәсмиләштерә ала. Сертификат аның гамәлдә булу чоры, аның ярдәмендә сатып алырга мөмкин булган реабилитация эшләнмәләренең төрләре һәм саны, шулай ук гражданин өстәмә акчалар кулланмыйча сатып ала алган ТРЧ ның максималь бәясе турында мәгълүматны үз эченә ала.

Электрон сертификат уңайлы, чөнки аны рәсмиләштерүгә гаризаны гражданин өйдән чыкмыйча гына дәүләт хезмәтләре порталы аша бирә ала. РСФ сайтындагы каталогта кирәкле ТРЧ ны мөстәкыйль сайларга, аның бәясен белергә, җитештерүчене һәм электрон сертификатлар кабул итүче кибетләрнең адресларын ачыкларга мөмкин.

Дәүләт хезмәтләре порталыннан тыш, электрон сертификатны рәсмиләштерүгә гаризаны Татарстан Республикасы буенчаРСФ бүлегенең клиент хезмәтләрендә һәм КФҮдә бирергә мөмкин. Шунысы мөһим: гражданнан сертификат алу өчен «Мир»түләү системасының банк картасы булырга тиеш. Гариза биш эш көне эчендә карала, ә кабул ителгән карар турында хәбәр итү кешегә өч эш көне эчендә җибәрелә.

Әгәр сезнең сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт Бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз— 8 800 100 0001 (төбәк линиясенең эш режимы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр — 08:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне — 08:00 дән 15:45 кә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны РСФ сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International