Меңнән артык ветеран һәм МХО катнашучылары «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашуга гариза биргән инде
👉 Теркәлү 2025 елның 30 мартына кадәр ачык. Сайлап алу конкурс нигезендә уза һәм берничә этаптан тора.
Исегезгә төшерәбез, программа ветераннарга һәм МХО да катнашучыларга дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә перспективалы җитәкчеләр командасының бер өлеше булырга мөмкинлек бирә.
«Батырлар. Герои Татарстана» - ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Время героев» федераль программасы аналогы.
Барлык нечкәлекләр проект сайтында – batyrlar-rt.ru.