«Сәламәтлек саклау»милли проекты кысаларында Алексеевск үзәк район хастаханәсенә капиталь ремонт ясау дәвам итә. Узган ел балалар бүлеге, азык-төлек блогы һәм терапиянең беренче канаты ремонтланган. Быел хирургия бүлегенә, терапия бүлегенең икенче канатына һәм буфетка капиталь ремонт ясалачак. Төзүчеләр шулай ук азык-төлек блогын тышкы яктан җылыту эшләренә дә керештеләр.