Паникасыз-барысы да план буенча

2025 елның 4 марты, сишәмбе

Паникасыз-барысы да план буенча

5 март көнне илнең төбәкләрендә электр сиреналары һәм тавыш көчәйткечләр яңгырый, гомумроссия мәҗбүри булган теле- һәм радиоканаллар эфирында «ВНИМАНИЕ ВСЕМ!» сигналы узачак.
Шулай итеп, белгечләр елга ике тапкыр хәбәр итү системаларының эшчәнлеген планлы рәвештә тикшерәләр. Алар табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр янаганда яки барлыкка килгәндә халыкка «ВНИМАНИЕ ВСЕМ!» сигналын үз вакытында җиткерү өчен билгеләнгән.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарны борчылмаска һәм тынычлык сакларга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International