Һәркем бушлай 1945 кыска номеры буенча шалтыратырга һәм җиңүле 1945 ел атмосферасына чумарга мөмкин
Россиядә бүген «Ура Победе!» традицион акциясе старт алды. Быел ул немец-фашист илбасарларын тар-мар итүнең 80 еллыгына багышлана. Проектта барлык төп элемтә операторлары катнаша.
Һәркем бушлай 1945 номерына шалтырата һәм 1945 елгы Җиңү атмосферасына чума ала: легендар Юрий Левитан укыган Совинформбюро сводкаларын яки сугыш еллары җырларын тыңлый. Бу көйләрне гудок яки телефонга шалтырату урынына куярга мөмкин.
Моннан тыш, 1945 кыска номеры ярдәмендә телефонга Җиңүнең 80 еллыгы логотибын күчереп алырга мөмкин.
Без тикшердек. Эшли!