Дача сезоны алдыннан Татарстан Республикасы почта бүлекчәләренә яшелчә һәм чәчәк культуралары орлыклары, суган чәчүлекләре, ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары кайтарылды. Почтада утырту эшләренә әзерләнергә ярдәм итәчәк 400 төргә якын орлык бар.
Гадәттә, республика халкы сезонга якынча 680 000 пакет орлык сатып ала. 2025 ел башыннан почта бүлекчәләренә килүчеләр 75 000 нән артык пакет сатып алган инде. Яшелчә культуралары: кыяр, томат, кәбестә, борыч, кишер, чөгендер һәм суганга ихтыяҗ зур.
Үсентеләр чәчү сезонында җир кишәрлекләре хуҗалары орлыклар өчен якындагы почта бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәләр яки аларны, өйләренә илтергә, хат ташучыларга заказ бирәләр. Орлыкка ихтыяҗ тотрыклы рәвештә югары. Әйтик, орлык суганны 2024 елда клиентлар 8 300 кг га якын сатып алган.
Барлык продукцияне илебезнең алдынгы селекция һәм орлыкчылык үзәкләре тәкъдим итте, ул тәэмин итүчеләр лабораторияләрендә һәм Россельхознадзорда сайлап алу һәм сыйфат контроле узды.
Почта бүлекчәләрендә башка кирәкле товарлар да бар-бакча инвентаре, инструментлар, су сибү өчен барысы да һәм башкалар.