Бүген Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тула. Бу көнне без сугышчы-интернационалистларны искә алу көнен билгеләп үтәбез.
Әлеге мөһим вакыйга алдыннан яшьләр үзәгендә «Классная встреча» һәм концерт программасы узды.
Чарада Әфган һәм Чечен вакыйгаларында катнашучылар: Медведев Рәфкать Рәшид улы (Әфганстан), Батманов Сергей Владимирович (Чечня), Песков Игорь Владимирович (Чечня) һәм Фәнис Фоат улы Хаматгалиев катнашты.
Без бу сынаулар аша узган һәркемнең батырлыгын һәм фидакарьлеген югары бәялибез.