27 гыйнвар-Ленинград тулысынча фашистлар блокадасыннан азат ителә.
Бу көн истәлегенә Алексеевск районы Беренчеләре берничә тематик чарада катнашты:
Зирекле мәктәбе Беренчеләре (https://vk.com/public216932586) «Блокада икмәге»чарасында катнаштылар.
Юеш Көрнәле (https://vk.com/club129998566) мәктәбе укучылары блокада елларында һәр балага яки олыларга икмәк кисәкләренең никадәр зур булмавын үз күзләре белән күрделәр.
Урта Тигәнәле (https://vk.com/public147960245) һәм икенчесе (https://vk.com/club188685980) мәктәбендә шулай ук 125 грамм гына авырлыктагы икмәк кисәге дә бу көннең символы булды.
Шәмә мәктәбе Беренчеләре (https://vk.com/shamaschool)үз куллары белән блокада темасына лэпбук ясадылар-Буйсынмаганнар.
Күргәзмәләр, әңгәмәләр һәм мәгълүмати сәгатьләре Левашево( https://vk.com/club188693696), Кыр Шунталысы (https://vk.com/club23563651) һәм Лебедино (https://vk.com/club189951611) мәктәпләрендә узды.
«Ул яз икмәге» театральләштерелгән куелышын Зур Полянка(https://vk.com/public195095351) мәктәбе Беренчеләре тәкъдим итте.