Биләр яшь армиячеләре ылыслы эчемлек әзерләгәннәр, шуның ярдәмендә блокададагы Ленинградта кешеләр исән калган
«Юнармеец» яшүсмерләр клубында Ленинград блокадасын бетерү еллыгына багышланган танып белү чарасы узды.
Балалар камалышта калган шәһәр тарихы буенча белемнәрен тикшерделәр, анда яшәүчеләрнең ничек исән калулары турында белделәр.
Яшь армиячеләр ылыстан витаминлы эчемлек әзерләү рецепты белән таныштылар.
Квест мавыктыргыч кына түгел, авыр вакытларда кешеләрнең ныклыгы һәм батырлыгы турында мөһим дәрескә әверелде.
Әйдәгез тарихыбызны истә тотыйк!