Лебедино авыл җирлегендә ел йомгаклары ясалды. Җирлек башлыгының актив позициясе һәм авыл активының битараф булмавы аркасында бу авыл җирлеге иң төзек һәм перспективалыларның берсе. Биредә авыл туризмы актив үсеш ала: Кама ярындагы «Лебедино ЭКО Тур» глэмпингына ял итүчеләр арасында ихтыяҗ зур. Лебединлылар туган як музеен булдырганнар, кече Ватан традицияләрен һәм тарихын саклыйлар. Җирлек алга бару тизлеген киметмәячәк һәм үсүен дәвам итәчәк.