1 гыйнварда Югары Татар Майнасы авылында яшәүче Гыйльмруй Нурулла кызы Хәммәдиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Гыйльмруй Нурулла кызы - үз гомерендә шатлык та, кайгы да кичергән гади татар хатыны. Аның язмышы балачагы, яшьлеге һәм олыгаюы дәһшәтле сугыш һәм сугыштан соңгы авыр чорларга туры килгән авыр елларда яшәгән күп кенә кешеләрнең язмышына охшаган. Гыйльмруй апа күп балалы Гафиятуллиннар гаиләсендә туа, гаиләдә 9 бала була (4 бала вафат була).
Биредә мәктәпкә бара, сигез сыйныфны тәмамлый һәм, башка яшүсмерләр кебек үк, эшкә китә.
Мондый яшьтә аңа урман кисәргә, сыер саварга, чөгендер игәргә туры килә, колхозда төрле эштә була, механизаторларга кыр станында күп еллар аш пешерә.
Шушында ук, туган авылында, ул үзенең язмышын каршылый. Ә бу хәл 1958 елның 23 августында була.Ире Хәммәдиев Фаик Гарифулла улы гомер буе колхозда эшли,яхшы комбайнчы, завхоз мөдире, бригадир, заправщик була. Иренең әнисе белән бергә яши башлаганнар,ә әтисе Гарифулла Хаммадиев Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган.
Аннары үз йортларын салалар һәм гаиләләре белән аерым яши башлыйлар.
Никахтан биш бала – өч уллары Рәфыйк, Фаиз, Раил һәм ике кызлары Гөлния һәм Люция туа.
Гыйльмруй апа бүгенге көндә гаиләләрендә 46 кеше, оныкларын, оныкчыкларын да кертеп (14), дип горурланып әйтә. Тормыш иптәше Фаик Гарифулла улының 12 ел элек инде вафат булуы кызганыч. Алар 53 ел бергә яшәгәннәр.
Озак еллар намуслы хезмәте өчен юбиляр «СССР хезмәт ветераны»медале белән бүләкләнә.
Гыйльмруй апа бүген дә бик актив. Көненә биш тапкыр намаз укый. Газета-журналлар укырга, яңалыкларны телевизордан карарга ярата, авыл тормышы белән кызыксына. Җәй көне аның яраткан урыны-бакча. Юбилярыбызның иртәсе шуннан башлана да инде. Ул яратучан һәм кайгыртучан әни, әби, гаилә башлыгы. Уйнарга, оныклары белән биергә ярата.
Олы яшькә җиткәч тә, Гыйльмруй апа элеккечә кунакчыл, уңай әби булып кала, бернәрсәдән дә зарланмый.