Районның авыл җирлекләрендә ел йомгаклары буенча гражданнар җыеннары башланды.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министры Р.А. Кузюров катнашында Урта Тигәнәле җирлеге Советы утырышы үткәрелде.
Утырыш алдыннан районның төп хезмәтләре җитәкчеләре гражданнарны кабул иттеләр.
Монда эре авыл хуҗалыгы инвесторы «Алга» ҖЧҖ үз эшчәнлеген үстерә. Предприятиедә уртача хезмәт хакы 60 мең сумнан артык.
Территория актив үсә: «Алга» ҖЧҖ инвестиция чараларының 25 млн.сумнан артыгы җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә тотылган; Яңа ел алдыннан республика программасы буенча төзелгән 94 млн. сумлык күпер аша чыгу урыны ачылган.
Биредә үз якларын яратучы актив кешеләр яши. Без аларга актив тормыш позицияләре һәм җирлек файдасына уртак тырышлыклары өчен рәхмәтле.