Юл ачык!

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары М. Ш.Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов катнашында өч федераль трассаны – М5, М7 һәм М12 трассаларын тоташтыручы Алексеевск – Әлмәт юлы ачылды. 
Бу халыкара әһәмияттәге заманча автобан. 145 км озынлыктагы юл Татарстанның биш муниципаль районы (Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Чирмешән, Әлмәт районнары) аша уза. Бу Татарстанда хосусый инвестор белән беренче юл концессиясе проекты.
Алексеевск-Әлмәт юлы шулай ук «Европа — Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорына керә, бу безнең республиканың инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген сизелерлек арттырачак һәм аның транспорт инфраструктурасын яхшыртачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International