Ел башыннан алып Татарстан буенча РСФ бүлеге төбәктәге 470 230 кешегә вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие түләгән

2024 елның 7 декабре, шимбә

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге ел башыннан төбәкнең 470 230 кешесенә хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре буенча миллионнан артык түләү башкарган. Бу максатларга барлыгы 11 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән.  

2022 елдан башлап хезмәткә сәләтсезлек кәгазе күбесенчә электрон рәвештә рәсмиләштерелә. Компанияләр хезмәткәрләрнең хастаханә кәгазьләре турында мәгълүматны цифрлы форматта ала, бу кәгазь эш күләмен киметә һәм белешмәләрне тутырганда хата җибәрү ихтималын киметә.

Авыруның беренче өч көнен эш бирүче үз акчасыннан, ә аннан соңгы көннәрен социаль Фондның Татарстан бүлеге түли. Медицина оешмасы больничныйны япкач, ә РСФ эш бирүчедән бүлегенә кирәкле мәгълүматлар килгәч, пособие 10 көн эчендә билгеләнә. Хезмәткәрләр үз чиратында банк счетына яисә почта бүлекчәсе аша хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре буенча түләүләрне мөрәҗәгатьләрсез һәм нинди дә булса документлар бирмичә алалар.

«Хастаханә кәгазе турындагы мәгълүматлар дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта бар. Татарстанлылар аны ачу, озайту, ябу, пособие күләме һәм башка мәгълүматларны күзәтә алалар», — дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Пособие күләме алдагы ике елдагы уртача хезмәт хакына һәм иминият стажына бәйле. Биш елдан кимрәк стаж булганда уртача хезмәт хакының 60% ы (көненә 2423,83 сумнан артмаска тиеш), биш елдан сигез елга кадәр стаж булганда — 80% (көненә 3231,78 сум) түләнә. Стаж сигез елдан артып китсә (көненә 4039,73 сумнан артык түгел), уртача хезмәт хакының 100% ы күләмендә больничный түләнә.

 

Сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт Татарстан буенча РСФ Бүлекчәсенең бердәм контакт-үзәге телефоны аша консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1 (дүш.-пәнҗ. 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җом. 08.00 дән 15.45 кә кадәр).

Шулай ук актуаль яңалыклар белән сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтактеда, Одноклассникида һәм Telegram да таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International