Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге телефон аша мошенниклык очраклары саны арту турында кисәтә. Гражданнар үзләренә килгән шалтыратулар турында Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлегенә хәбәр итә, анда билгесез затлар, үзләрен Фонд хезмәткәрләре дип таныштырып, аларның пенсия алу өчен хезмәт стажы җитәрлек түгел, дип раслый. Мәгълүматларны раслау өчен алар РСФ ның Татарстан Республикасы буенча бүлегенә яисә КФҮ кә кабул итүгә язылуны таләп итә, ә аннары SMS-хәбәрләрдән кодлар соратып ала.
Фонд хезмәткәрләре мондый сөйләшүләрне кичекмәстән туктатырга чакыра, чөнки сүз мошенникларның гамәлләре турында бара. Шуны истә тотарга кирәк: Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлеге хезмәткәрләре шәхси мәгълүматларны, банк карталары номерларын, хәбәрләрдән парольләр яисә кодлар бирүне сорамыйлар. Әгәр сезгә мондый сораулар белән шалтыратсалар, сак булыгыз һәм бу хакта олы яшьтәге туганнарыгызга һәм танышларыгызга хәбәр итегез.
Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин ассызыклаганча, фондның барлык хезмәтләре фәкать клиент хезмәтләре, КФҮ яки дәүләт хезмәтләре Порталы аша гына күрсәтелә. «Безнең хезмәткәрләр гражданнарның өйләренә бармый, нинди дә булса түләүле хезмәтләр тәкъдим итеп йөрми, барысы да бөтенләй бушлай башкарыла»,-дип билгеләде ул.
Актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтактеда, Одноклассникида һәм Telegram да таныша аласыз, шулай ук Россия Социаль фонды бүлекчәсенең Татарстан Республикасы буенча Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1. (дүш.-пәнҗ. 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җом. 08.00 дән 15.45 кә кадәр).