Район мәктәпләрендә беренче сыйныф укучыларын «Орлята России» сафларына багышлау тантанасы узды
«Орлята России» — кече сыйныф укучылары өчен уникаль программа. Үзләренең укытучылары һәм укучы остазлары белән бергә алар белем бирү треклары үтәләр, иҗади биремнәр үтиләр һәм команда эшендә тәҗрибә туплыйлар.
Чара барышында балалар «бөркет» кануннары белән таныштылар, ант иттеләр, өлкән иптәшләреннән Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр эшләргә, сүздә торырга, дуслыкның кадерен белергә, кайгыртучанлык күрсәтергә һәм намус белән эш итәргә дигән наказлар алдылар.
Яшь «бөркетләргә» таныклык һәм «Движение Первых» тан брендлы бүләк - «Барсик» билгесе тапшырылды.
Хәзер малайларга һәм кызларга «Движение Первых» проектларында һәм акцияләрендә катнашырга туры киләчәк. Эшчәнлек җиде юнәлеш буенча алып барыла:«Орлёнок – Эрудит», «Орлёнок – Доброволец», «Орлёнок – Мастер», Орлёнок – Спортсмен», «Орлёнок – Хранитель исторической памяти», «Орлёнок – Эколог», «Орлёнок Лидер».
Бу тантана балалар өчен аеруча мөһим, чөнки ул «Бөркетләр иле» нә ишек ача, анда аларны күп кенә яңа, танып белү, кызыклы һәм файдалы нәрсәләр көтә.
Алексеевскиның 211 беренче сыйныф укучысы« Россия бөркетләре» булды. Хәерле юлга, безнең «Бөркетләр!»