Алексеевск мәктәп укучылары һәм студентлары Казанда трофей техникасы күргәзмәсендә булдылар
Балалар Меңьеллык мәйданында урнашкан дошманның «Сила V правде – гордость и Победа» техникасы экспозициясе белән таныштылар. Анда махсус хәрби операция барышында алынган җимерелгән корал үрнәкләре тәкъдим ителгән.
Әлеге чарада балаларны озатып йөргән Биләр мәктәбенең тарих укытучысы Елена Михайлова сүзләренә караганда, күргәзмә тәэсирле күренә. Бөтен техника берничә блокка бүленгән: танклар, үзйөрешле орудиеләр, җиңел бронеавтомобильләр, ату кораллары. Ә алар турында Россия армиясе хәрбиләре сөйләде. Техник характеристикалар һәм машиналарны басып алу тарихы турында да сөйләштеләр. Хәрбиләр безнең балаларның сорауларына да җавап бирделәр.