Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Татарстан Республикасының Алабуга муниципаль районы территориясендә урман закончалыкларының үтәлешен тикшерде. Районның җирле үзидарә органнары тарафыннан законсыз рәвештә җир участоклары формалаштырылган, аларның составына гомуми мәйданы 10 гектардан артык булган дәүләт урман фонды җирләре кертелгән. Закон бозуларны бетерү максатыннан табигать саклау прокуроры тарафыннан авыл җирлекләре һәм районның җирле үзидарә органнары адресына закон бозуларны бетерү турында 3 күрсәтмә кертелде, законсыз боерыкларга 2 протест китерелде. Прокурор реакциясе актлары карау стадиясендә.