ҖИНҮ ӨЧЕН РӘХМӘТ ЙӨЗЕННӘН

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе

Ни кызганыч, шундый шатлыклы вакыйгага бозылып киткән һава торышы бераз комачаауласа да, район җитәкчелегенең дә, Просторная урамында “Торак- ветераннарга” Федералҗ программасы буенча салынган өйләр һәм фатир хуҗалары белән әлеге шатлыкны бүлешергә дип килгән төзелеш подряд оешмалалары вәкилләренең дә кәефен боза алмады.

Урта Тигәнәледә өлешчә уңайлыклары булган иске агач өендә яшәгән Сания Мөхәммәтшина, яңа, матур һәм җылы бер бүлмәле фатирын күргәч, шатлык яшьләрен тыеп кала алмады, мондый бүләк турында ул хыяллана да алмаган хәтта. Гомере буе “Алга” колхозында эшләгән: сыер сауган, дуңгыз караган, ферма мөдире дә булган, төрле эшләрдә дә көч куйган. 13 ел элек вафат булган ире, сугыш ветераны Гаяз Дәүләт улы белән аның дүрт баласын тәрбияләп үстергән. Озакламый 100 яшен тутырачак әби ихлас күңелдән гаҗәпләнеп куйды: гади хезмәтчән хакында район җитәкчелеге кайдан белгән соң? Муниципалитет башлыгы Владимир Козонков янәшәсендә диванда утырганда ул рәхмәт сүзләрен яудырды гына. Алла боерса, киләсе елның апрелендә булачак юбилеен ул яңа фатирында каршылармын дип өметләнә.

Ә менә Анна Сергеевна Петрова (ул да әлеге 3 катлы йортның бер фатирында яшәргә тиеш булган) әлеге бәхетле көнгә кадәр нәкъ  менә ярты ел калгач үлеп киткән. Шуңа күре фатир ачкычлары аның оныгына тапшырылды.

Яңа ике фатирлы йорттан фатир алган Бөек Ватан сугышы ветераны Гурҗев Валентин Василҗевич бирегә оныкасы белән килгән. Аның хатыны авырып киткән һәм сөенечне ире белән туган Ивановск бистәсеннән торып кына уртаклашты.  Калган ветераннар һәм шулай ук тол калган ветеран хатыннары  да Просторнаяга якыннары озатуында гына килгәннәр, кайберләре өлкән яшҗте яисә авыру булу сәбәпле, бөтенләй дә өйләрендә калганнар.

Әйтергә ничек кенә авыр булмасын, тик безнең арабызда ветереннар саны азая бара,- ди  бәхетлеләрне әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан котлаганда район башлыгы. - Өч ел элек программаны ачып җибәргәндә районыбызда 100 сугыш ветераны һәм 300 һәлак булганнарның тол калган хатыннары иде, бүген аларның яртысы гына исән- сау. Шул вакыт эчендә 340 кешкнең торак шартлары яхрыштылды. Кайберләре үзләре индивидуалҗ рәвештә торакны икенчел базардан алдылар. Тик республикада ветераннар үзләренең акчаларын түгеп тә, төрле сәбәпләр аркасында хәзер дә иске йортларында калган очраклар аз түгел. Шуңа да без  алар өчен яңа, заманча торакларны күбрәк бистәдә төзергә тырыштык. Киләсе елга тагын 8 кешелек фатир төзү көтелә.

Әле күптән түгел генә Просторная урамында бер нәрсә дә юк иде, ә хәзер яшь микрорайон үсеп чыкты, ул елдан- ел тагын да төзекләндереләчәк.

Владимир Константинович барлык яңа йортларга күчүчеләргә бәхет, шатлык теләде һәм яңа торак төзү ул- Ватаныбызны фашистлардан саклаган кешеләр һәм күптән көтелгән Җиңүне якынайтуга ярдәм иткән тыл хезмәтчәннәре турында кайгыртырга һәм аларга рәхмәт әйтергә әйбәт мөмкинлек дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International