27 гыйнвар-Совет гаскәрләренең Ленинград шәһәрен немец-фашист гаскәрләре блокадасыннан тулысынча азат итү көне. Россиянең Хәрби дан көне.
Зайчиков Гаврил Петрович 1908 елда Языково авылында туган. 1941 елның 7 июлендә Алексеевск РХК тарафыннан мобилизацияләнә. Кызыл Армияче. Ленинград фронтында сугыша. 1942 елда яралану сәбәпле госпитальдә дәвалана. Савыкканнан соң сәламәтләнүчеләр батальонына, аннары Ленин фронтына санитар вазифасында җибәрелә. «Ленинградны саклаган өчен»медале белән бүләкләнә. 1944 елның 17 февралендә Нарва шәһәре районы, канал (канава) Лупаху-Краав, Вирусский өязе, Эстон ССР да һәлак була.
Игнарин Никита Федорович 1903 елда Куркул авылында туган. ВКП(б) әгъзасы. 1925 елда Новосибирск өлкәсенең Орда РХК-сы тарафыннан чакырыла.Кадровый офицер. 1942 елда майор, штаб начальнигы, тау-укчылар бригадасы батальоны командиры. Төньяк-Көнбатыш һәм Ленинград фронтларында сугыша. 1942 елның 13 апрелендә һәлак була.
КАЗАНЦЕВ Борис Александрович 1912 елда Богоявленская Горка авылында туган. 1932 елдан Вкп(б) әгъзасы.1934 елның 15 августында махсус чакырылыш буенча Казан шәһәреннән чакырыла. Өлкән техник лейтенант, инженер-капитан, инженер-майор. 1939 елның августында Халхин-Гол елгасындагы сугышларда катнаша.Ленинград, Төньяк-Көнбатыш, Көнбатыш фронтларда ПВО истребитель авиациясе составында сугыша. Авиаэскадрильяның өлкән технигы: 1941 елның августынан 1942 елның маена кадәр,техник персонал гаебе белән 1015 хәрби очышны вакыйгаларсыз тәэмин итә, «Киттихаук» һәм «Харрикейн» самолетларын эксплуатацияләүне үзләштерә, 20 яшь авиамеханикны, 16 мотористны сафка кертә, төгәл планлы-профилактик тикшерү, матди өлешне ремонтлау һәм торгызу оештыра. Өлкән инженер, полк командирының эксплуатация буенча урынбасары: кыр шартларында 24 «Киттихаук» самолетын җыю(койрык өлешен ныгыту) , 19 «Аэрокобра» самолетын фронт модернизациясе белән җитәкчелек итә, алар вакытыннан алда сафка кертелә. 1958 елда «техник хезмәт полковнигы»дәрәҗәсендә отставкага чыга. «Ленинградны саклаган өчен», «Хәрби хезмәтләре өчен» (1944), «Халкин-Гол Җиңүенең З0 еллыгы» (1969), Ике Кызыл Йолдыз (1943, 1950), Кызыл Байрак (1954), 2 дәрәҗә Ватан сугышы (1945) орденнары белән бүләкләнгән.
Кизилова Татьяна Григорьевна 1923 елда Остолопово авылында туган. Армиягә чакырылганчы «Красное Прикамье»колхозында эшли. 1942 елның 8 августында Алексеевск РХК тарафыннан мобилизацияләнә. Кызыл армияче, Ленинград һәм Украина фронтларының идарә ярдәмче хезмәте (Приморье оператив төркеме) сугышчысы. «Ленинградны саклаган өчен» медале, 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән (1985). Сугыштан соң Мәскәү өлкәсендә яши.