2023 елның декабрендә 2024 елның гыйнварында Алексеевск шәһәрендә «Ел укытучысы», «Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсларының муниципаль этаплары узды.
Берничә көн дәвамында катнашучылар профессиональ осталыкта ярыштылар. Укытучылар ачык дәресләр үткәрделәр, мастер-класслар кысаларында эшнең заманча алымнарын һәм ысулларын күрсәттеләр. Тәрбиячеләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән эшләү тәҗрибәсеннән методик презентацияләр күрсәттеләр.
25 гыйнварда әлеге конкурсларның җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Бистәнең беренче мәктәбе диварларында иң яхшы укытучыларга һәм тәрбиячеләргә дипломнар һәм татлы бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләрне һәм призерларны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Вячеслав Рыдаев һәм мәгълүмати-методик бүлек мөдире – җитәкче урынбасары Вера Егорова котладылар.
6 нчы «Пчелка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм балалар иҗаты үзәгенең вокаль-инструменталь төркемендә катнашучылар педагогларга бию композициясе һәм мәктәп турында җыр формасында бүләк тапшырдылар.
Нәтиҗәләр
«Ел укытучысы»бөтенроссия конкурсларының муниципаль этабы:
Җиңүче- Наталия Сергеевна Кудряшова, Ромодан урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
II урын-Фәридә Рәсүловна Шеронова, А.А. Малафеева исемендәге Алексеевск 1 нче урта мәктәбенең чит тел (инглиз) укытучысы.
III урын- Ирина Олеговна Захарова, Советлар Союзы Герое И.Е. Кочнев исемендәге Алексеевск 2 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
III урын-Татьяна Геннадьевна Якушкина, Биләр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы.
Лауреат «Һөнәренә тугрылыгы өчен»- Наилә Низаметдин кызы Сайкун, Левашево төп мәктәбенең математика укытучысы.
«Башлангыч сыйныфлар укытучысы» номинациясендә җиңүче -Елена Леонидовна Иванова, Ромодан урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
«Башлангыч сыйныфлар укытучысы» номинациясендә Призер – Екатерина Николаевна Изотова, А.А. Малафеева исемендәге Алексеевск 1 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
«Башлангыч сыйныфлар укытучысы» номинациясендә Призер – Гөлсинә Наил кызы Гыйләҗева, Алексеевск 4нче башлангыч мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
«Педагогик дебют» номинациясендә җиңүче – Виктория Сергеева Савченкова, Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск урта мәктәбенең биология укытучысы.
«Педагогик дебют» номинациясендә Призер- Стелла Сергеевна Карпова, Юеш Көрнәле урта мәктәбенең химия укытучысы.
«Ел тәрбиячесе»:
Җиңүче- Юлия Александровна Рыдаева, Алексеевскның «Пчелка» 6 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе .
II урын-Марина Александровна Кашапова, Алексеевскның «Березка» 4нче балалар бакчасы тәрбиячесе;
III урын-Ләлә Нургали кызы Фатыйхова, Алексеевскның «Ромашка»1 нче балалар бакчасы тәрбиячесе.
«Тәрбия һәм укытуның туган теле булган төркем тәрбиячесе» номинациясендә җиңүче -Зинаида Анатольевна Сапожникова, Родники урта мәктәбе тәрбиячесе.
Лауреатлар:
Гөлнара Илгиз кызы ЗӘЙДУЛЛИНА, Алексеевскның «Петушок» 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе;
Светлана Александровна Воробьева, Алексеевскның«Солнышко» 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе.
Номинацияләрдә җиңүчеләр:
«Туган телне саклау » – Румия Равил кызы Әсфәндиярова, Алексеевскның 4 нче башлангыч мәктәбендә татар телен укыту буенча тәрбияче;
«Мәктәпкәчә яшьтәге баланың патриотик тәрбиясе» -Әлфия Әлхәт кызы Молочкова, Лебедино төп мәктәбе тәрбиячесе.
Педагогларны җиңүләре белән котлыйбыз! Иҗади уңышлар һәм профессиональ үсеш телибез!