«Татарстан — казанышлар Республикасы» автобус марафоны Алексеевск районына килде.
Татарстанда «Татарстан – казанышлар Республикасы» проектының автобус марафоны старт алды. Аның максаты-бүгенге көнгә ирешелгәннәр турында сөйләү һәм республиканың мәдәни, фәнни, технологик потенциалы белән танышу мөмкинлеге бирү.
Пәнҗешәмбе көнне марафон эстафетасын Алексеевск районы кабул итте. Панель дискуссиясе кысаларында безнең районның Татарстан Республикасының гомуми прогрессына ярдәм итүче уңышлары турында фикер алыштылар. Чара район мәдәният йортында РФ һәм Татарстан депутатларын, шулай ук район активы вәкилләрен, хезмәт коллективларын, иҗтимагый формированиеләрне, эшмәкәрләрне, җирле үзидарә депутатларын җыйды.
Марафон кысаларында РМЙ фойесында Татарстанның әһәмиятле казанышлары фотокүргәзмәсе оештырылды.
Дискуссия спикерлары РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов булды.
Дискуссиянең төп темасы республиканың һәм Алексеевск районының икътисадый һәм социаль үсеше булды, аерым алганда, милли проектларны һәм республика дәүләт программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә.
Район башлыгы Сергей Демидов соңгы вакытта безнең районда төрле милли проектлар кысаларында нәрсә эшләнгәнлеге турында сөйләде.
"Без барлык программаларда да катнашырга тырышабыз, аларны республика һәм муниципаль программаларга бүлеп карамыйбыз. Соңгы биш елда безнең район ел саен 40ка якын программада катнаша. Бу вакыт эчендә 7 млрд.сумга якын 110 объект төзелде һәм капиталь ремонтланды. Минемчә, бу яхшы саннар. Әгәр бу программалар булмаса, без боларның барысын да тормышка ашыра алмас идек", – диде Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов.
Муниципаль берәмлектә 2023 елда милли проектлар кысаларында берничә социаль мөһим объект төзекләндерелгән, төзелгән, ремонтланган. Мәсәлән, «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында Биләрдә урнашкан «Алтын Дага» мәдәни-рекреацион кластерының икенче чиратына 14 млн.сум акча бүлеп бирелгән. Зур Полянка авылында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 8,6 млн.сумга яңа ФАП төзелде. Ә өч авылда: Базяково, Балахчино һәм Караваевода- фельдшер – акушерлык пунктлары капиталь ремонтланды. Бу эшкә 3,5 млн.сумга якын акча тотылды.
«Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты ярдәмендә 2 юл капиталь ремонтланды: Алексеевск – Биләр – 13,7 млн.сумга, шулай ук Алексеевск – Лебяжье-Саконы-49 млн. сумга. Биләр урманчылыгы хезмәткәрләре «Экология» илкүләм проекты кысаларында федераль бюджеттан финанслау хисабына урманнарны торгызу мәйданын арттыру буенча эшләр башкардылар.
Чара республиканың иҗат коллективлары катнашында концерт программасы белән тәмамланды.