Кар яву нәтиҗәләре

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Атна башыннан бөтен Татарстанда кар давыллары котыра.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, берничә көн эчендә республикада айлык норманың 33-78 проценты яуган. Федераль юллар йөк транспорты һәм автобуслар хәрәкәте өчен ябылды, кайбер сәгатьләрдә барлык автомобильләр өчен юлларны тулысынча ябу кертелде.

Мондый һава торышы күп кенә алексеевлыларның тормышына тәэсир итте. Авыл халкының күпчелеге «зур җирдән» аерылды, юлларга шулкадәр кар өйгән ки, үтеп булмый. Авыр техника хәлдән коткара алмады, җил 27 м/с җитте, һәм берничә дистә минут эчендә яңа гына чистартылган юл яңадан көртләр белән капланды.

Кайбер урыннарда буран шулкадәр көчле булган ки, шәхси йортларның тәрәзәләренә кадәр өйгән. Кемнәргәдер үз өйләренең ишекләрен һәм капкаларын кардан чистарту өчен тәрәзәдән чыгарга туры килгән.

Алексеевск районы юлларында күз күреме начар булу аркасында дистәдән артык юл-транспорт һәлакәте булды, аларның кайберләре масса рәвешендә булды. Шоферлар идарә итүне башкара алмыйча һәм кюветка чыктылар, кемдер юл кырыенда көртәрдә калып, авария хәлен тудырды. Мондый очракларның берсендә юл кырыенда калган машина йөртүче һәм пассажирлар машина салоныннан чыгып, тирә-якны карарга киткәннәр. Шул вакытта аларга башка машина килеп бәрелә, ул кешеләрне вакытында күреп өлгерми һәм читкә борылырга өлгерми. Бәхеткә каршы, барысы да җиңелчә генә имгәнүләр һәм курку белән генә котылып калган. Туктаусыз буран аркасында 17 гыйнварда 10:00 сәгатьтә Алексеевск районында "Буран"планы кертелде. Карар гадәттән тыш хәлләр комиссиясе тарафыннан кабул ителде. Барлык кирәкле техника, юл һәм коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән эш режимына күчерелде. Кардан чистартуга өстәмә көчләр җәлеп ителде. Районның эре предприятиеләре һәм учреждениеләре техникасын җәлеп иттеләр. 65 берәмлек техника өзлексез эшләде, 20дән артык кеше район үзәгендәге авыр юлларны чистартуда катнашты. Махсус контрольдә балалар бакчалары, мәктәпләр, үзәк район хастаханәсе. Мәктәп автобус маршрутлары вакытлыча туктатылды.

Көчле буран чәршәмбе көнне, көннең икенче яртысында гына тәмамланды, район халкына йортлар янындагы көртләрне җыештырырга мөмкинлек бирде. Махсус техника урамнарны һәм ишегалларын ныклап чистартты.

Синоптиклар фаразлавынча, җомгадан Татарстан кабат кар яуачак. Көчле юеш кар, буран көтелә. Шуңа күрә район халкына автомобиль юлларына ихтыяҗ зур булмаса  чыгарга киңәш ителми. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International