Бураннар һәм давыллардан соң безгә салкын килә
21 гыйнварда 18 сәгатьтән 22 гыйнварда 09 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасының -25 С кадәр төшүе көтелә; төнлә аерым районнарда аз вакытлы кар, күз күреме 1-2 кмга кадәр начарланган буран, 15-16 м/с көчле җил сакланачак.
☝мич җиһазларын һәм электр җылыткычларын кулланганда онытмагыз:
✅ мичләрне артык кыздырмагыз;
✅янып торган мичләрне караучысыз калдырмагыз, шулай ук аларны күзәтүне баларга йөкләмәгез;
✅ электр приборларын тукландыру өчен кулдан эшләнгән (өйдә ясалган) приборлар һәм озынайткычлар кулланмагыз;
✅кабызылган электр җылыту приборларын, шулай ук башка көнкүреш электр приборларын, шул исәптән көтү режимында булганнарын да, күзәтүсез калдырмагыз.
❤ сезнең куркынычсызлыгыгыз-сезнең җаваплылыгыгыз!