Авыл җирлекләренең эш йомгаклары турында. Кыр Шонталы авыл җирлеге.

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Кыр Шонталы авыл җирлегендә йомгаклау сессиясе узды

Көн тәртибендә: АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы программаларын гамәлгә ашыру, үзара салым программалары һәм төзекләндерү мәсьәләләре.

Бу торак пункт актив фермерлык эшчәнлеге белән аерылып тора, биредә 12 мини-ферма һәм 8 КФХ хуҗалык алып бара. Хисап елында биредә 810 тонна сөт һәм 70 тонна ит сатып алынган.

Сүз махсус хәрби операция турында да барды. Район башлыгы Сергей Демидов якын мобилизацияләнгән гражданнарның якыннары аша  Ватан мәнфәгатьләрен яклаучы сугышчыларга рәхмәт белдерде һәм геройларның гаиләләренә кирәкле ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте. Ә хәрби комиссар Владимир Макаров контракт хезмәте өстенлекләре турында сөйләде.

Утырыш алдыннан төрле хезмәтләрнең  җитәкчеләре гражданнарны шәхсән кабул иттеләр, авыл халкының сорауларына җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International