6 гыйнварда Левашово авылында яшәүче Володина Нина Ивановна 90 яшен билгеләп үтте.
Аны юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Хамзина, социаль яклау бүлеге начальнигы Марина Солдатова, Алексеевск муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) җәмгыяте җитәкчесе Елена Макарихина, Левашево авыл җирлеге башлыгы Светлана Демидова котладылар. Аңа азык-төлек пакеты һәм район башлыгы Сергей Демидовтан котлау открыткасы тапшырылды.
Нина Ивановна ТАССРның Алабуга районы Гари поселогында туган.
Алабуга мәдәни-агарту училищесын китапханә эше белгечлеге буенча тәмамлый. Бүлү буенча Левашово авылына китапханәче булып эшләргә килә. Лаеклы ялга чыкканчы бу вазифада эшли.
Нина Ивановнаның ике баласы, өч оныгы һәм алты оныкчыгы бар.