Игътибар һәм бүләкләр белән

2024 елның 3 гыйнвары, чәршәмбе

27 декабрьдә Коткаручылар көне билгеләп үтелә.

Бу көнне Алексеевск коткаручылары «Забота» приютындагы балаларга кунакка бардылар. Бу хезмәт вәкилләре янгын сүндерүчеләр һәм мотобратия белән бергә приюттагы балаларга бүләкләр тапшыру өчен килгәннәр.

Аларның килүе искиткеч эффектлы булды: приют территориясенә яңа ел гирляндалары белән бизәлгән янгын сүндерү машинасы, ә аның артыннан квадроцикл, кар машиналары һәм мотоцикл керде.

Яңа ел алдыннан алар балаларны сөендерер өчен татлы бүләкләр алып килделәр.

 

Балалар техниканы кызыксынып карадылар һәм коткаручы һөнәре турында сораштылар. Аннары аларга кар машиналарында йөрергә һәм янгын сүндерү машинасында утырырга мөмкинлек бирделәр.

Бу коткаручылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан үткәргән беренче чара түгел. Элегрәк алар 4 нче мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре өчен экскурсия оештырган иде. Балалар «Бозда һәм суда уяу булачакмын» республика рәсем һәм видеороликлар конкурсында җиңүче булдылар, ә бүләккә безнең  бистәнең эзләү-коткару хезмәтенә экскурсия алдылар.

Коткаручылар балаларны җиһазлар белән таныштырдылар һәм аның кулланылышы турында сөйләделәр. Дмитрий Зимняков һәм Дмитрий Чайкин балаларга гидравлик кайчы ярдәмендә теләсә нинди металлны җиңел генә кисеп булуын күрсәттеләр. Балалар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сафларында көчле ир-атлар гына түгел, нәзәкатле хатын-кызлар да хезмәт итүен белгәч, гаҗәпләнделәр. Шулай итеп алар 1 класслы коткаручы Ирина Краснова белән таныштылар, ул әлеге бүлекчәдә медицина тәэмин ителеше өчен җаваплы.

Әлеге экскурсия озак вакыт балалар хәтерендә калачак, шулай ук коткаручыларның куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен үтәү турында тәрбия әңгәмәсе дә.

 

"Быел коткаручылар көнендә балаларга кунакка барырга булдык. Акча җыйдык һәм татлы бүләкләр сатып алдык, ә приютка без аларга бик кирәкле төсле принтер бүләк итәчәкбез. Балаларны сөендерә һәм аларга яңа ел кәефе бүләк итә алуларына шатмын", - дип сөйләде янгын сүндерү бүлеге начальнигы Владимир Мишечкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International