Балалар өчен бүләкләр

2023 елның 22 декабре, җомга

Район башлыгы Сергей Демидов «Теләкләр елкасы» хәйрия акциясендә катнашты.

Яңа ел алдыннан район җитәкчелеге мөмкинлекләре чикле балаларның хыялын тормышка ашыра, аларга бүләкләр бирә.

Администрация бинасы фойесында яңа ел чыршысы урнаштырылган, анда гадәти бизәнү әйберләреннән тыш балалар исемнәре һәм аларның ата-аналары белән элемтәләре язылган чыршы шарлары эленгән. Район башлыгы быел яңа ел кәефен бүләк итәчәк һәм теләген үтәячәк баланың исеме язылган шарларның берсен сайлады.

Хәйрия акциясенә район депутатлары, җирлек башлыклары һәм оешма җитәкчеләре кушылды. Бүләкләр якын көннәрдә тапшырылачак.

Акциядән соң Алексеевск районы Советының 29 нчы утырышы узды. Анда педагог һәм остаз елын тормышка ашыру нәтиҗәләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегенең 2023 елдагы эшчәнлеге һәм 2024 елга бюджет турында фикер алыштылар.

Киңәшмә ахырында район башлыгы Алексеевск районы спортчыларына спорт формасы комплектларын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды: Россиянең спорт мастеры, дөнья чемпионатының бронза призеры, көрәш буенча дөнья кубогы чемпионы -Кулемин Егорга, халыкара класслы спорт мастерына, дөнья чемпионатының көмеш призеры, дөнья кубогы чемпионы -Латыйпов Тимурга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International